"Татнефть" укучыларга читтән торып уку өчен техника тапшырды
Үз Хәйрия фонды аша компания мәктәпләргә йөздән артык компьютер, ноутбуклар һәм планшетлар тапшырган. Бу күпбалалы һәм социаль яктан якланмаган гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына дистанцион дәресләргә кушылу мөмкинлеге бирә.